Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча:
Куркыныч метеорологик күренеш турында кисәтү
Татарстан Республикасы территориясендә
2021 елның 10 маеннан башлап Татарстан Республикасы территориясендә тәүлеклеклек температура 9 һәм аннан да күбрәк булган аномаль-эссе һава торышы урнашты.
Аномаль-эссе һава торышы 2021 елның 20 маена кадәр дәвам итәчәк.
Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:
1. Йортыгызда салкынча һава торышын саклагыз. Көндез тәрәзәләрне һәм капкачларны ябыгыз (әгәр бар икән, бигрәк тә әгәр тәрәзәләр кояш ягына чыкса. Тәрәзәләрне төнлә генә ачыгыз, чөнки төнлә урамда һава температурасы бинадагыга караганда түбәнрәк. Әгәр сезнең торак кондиционер белән җиһазландырылган икән, тәрәзә һәм ишекләрне ябыгыз. Вентилятор бераз хәлне яхшырта ала, әмма, аны 35 градустан артып киткәндә генә кабызырга киңәш ителә. Бик күп сыеклык эчәргә кирәк.
2. Эсседә булмаска тырышыгыз. Йортыгыздагы иң салкын бүлмәдә булыгыз, бигрәк тә төн өчен салкынча бүлмәне сайлагыз. Йортта салкын температураны саклагыз, көненә 2-3 сәгать салкын биналарда (мәсәлән, кондиционерлар белән җиһазландырылган җәмәгать биналарында) үткәрегез. Тәүлекнең иң эссе вакытында урамга чыкмаска тырышыгыз. Интенсив физик йөкләнештән сакланыгыз. Күләгәдә булырга тырышыгыз. Парковкаланган автомобильләрдә балаларны һәм хайваннарны калдырмагыз.
3. Тәнегезне кызудан саклагыз, күбрәк сыеклык эчәргә тырышыгыз. Салкынча душ керегез. Сез шулай ук салкын копресс куеп торырга, юеш чүпрәк яисә сөлгеләр белән тәнегезне урарга мөмкин, гәүдәгезне салкын суда юешләнгән чүпрәк белән сөртегез, аякларыгызны салкын ваннага тыгып торыгыз, өстегезгә натурал тукымалардан булган җиңлчә киемнәр генә киеп йөрегез. Урамга чыккач, киң колаклы эшләпә яки кепка яки кояштан саклый торган күзлек киегез. Сыеклык эчү режимын саклагыз, баллы һәм алкогольле эчемлекләрдән сакланыгыз.
4. Тирә-юньдәгеләргә ярдәм итегез. Әгәр танышларыгызның берсенә аномаль эсселек аркасында сәламәтлек өчен куркыныч янаса, аларга кирәкле ярдәм алырга булышыгыз. Ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге һәм авыручы кешеләргә тәүлегенә кимендә бер тапкыр барып килегез. Әгәр пациент ниндидер дарулар кабул итә икән, аны дәвалаучы табиб белән киңәшләшегез һәм бу даруларның организмның терморегуляцияләнүенә һәм су балансына ничек йогынты ясавын ачыклагыз. Әгәр сезнең сәламәтлегегезгә бәйле проблемаларыгыз бар икән: температура 25 градустан артмаган вакытта яки суыткычта (инструкцияне үтәгез) даруларны саклагыз, хроник чирдән җәфа чиксәгез яки бер үк вакытта берничә даруны кабул итсәгез, медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итегез.
5. Әгәр дә сез яки кемдер янәшәдә үзен начар хис итсә.
Баш әйләнеше, көчсезлек, курку яки көчле сусауны һәм баш авырту тойсагыз, мөмкин кадәр тизрәк салкынча урынга күчегез һәм тән температурасын үлчәтергә тырышыгыз. Су яисә җиләк-җимеш согы эчегез, тәндәге сыеклык югалудан сакланыгыз, күбрәк итәргә тырышыгыз. Мускулларның авыртуын сизсәгез (барыннан да элек алар аякларында, кулларында яки корсагында, күп кенә очракларда озакка сузылган физик йөкләнеш нәтиҗәсендә көчле эсселектә барлыкка килә), һәм минераль алмашны нормальләштерү өчен электролитлар булган эретмә эчегез. Әгәр җылылык спазмалары бер сәгатьтән артык туктатылмый икән, медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әгәр сез гаилә әгъзаларының берәрсенең яки сез караган кешеләрнең тиресе коры һәм кайнар булуын күрсәгез, саташса, көзән җыерса яки аң югалту барлыкка килсә, кичекмәстән ашыгыч ярдәм чакырыгыз. Медиклар килгәнче зыян күрүчене салкынча урынга күчереп, аякларын өскәрәк күтәреп торырга тырышыгыз. Зыян күрүчене чишендерегез һәм суыткыч процедуралар үткәрә башлагыз: муенга салкын компресс салыгыз, саф һава белән тәэмин итегез, бүлмә температурасындагы (20-25 градус) су сиптерегез. Тән температурасын үлчәгез. Зыян күрүчегә парацетамол яки аспирин бирмәгез. Әгәр дә ул аңсыз икән, аны кырыйга борып яткырыгыз.
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе архивыннан
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең «Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96