Хөрмәтле шәфкать туташлары, фельдшерлар, лаборантлар!

2021 елның 12 мае, чәршәмбе

Сезне һөнәри бәйрәмегез - Халыкара шәфкать туташлары көне белән котлыйм!

Хәзерге заман медицинасын шәфкать туташларыннан башка күз алдына да китереп булмый, алар җилкәсенә пациентлар турында кайгыртуның зур өлеше төшә. Мондый һөнәр, барыннан да элек, фидакарьлек, кешелеклелек, авыр эшеңә мәхәббәт таләп итә. Урта звеноның медицина хезмәткәрләре авыруларны амбулатор кабул итүдә булышалар, операцияләрдә ассистациялиләр, пациентның хәлен җиңеләйтү яки тулысынча терелүенә ирешү өчен мөһим эш башкаралар.

Сез, чыннан да, сәламәтлек саклауның алтын фонды, күп нәрсә сезнең эшегезгә бәйле. Эш көннәрендә һәм бәйрәмнәрдә сез постта, ватандашларыгызның сәламәтлеге һәм тормышы сагында торасыз. Хәзер сезгә яңа коронавирус инфекциясе эпидемиясе белән көрәшергә дә туры килә.

Авыр шартларда фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт! Чын күңелдән Сезгә нык сәламәтлек, җиңел эш сменалары, һөнәри озын гомер телим. Сезгә һәм якыннарыгызга бәхет һәм иминлек телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International