Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Ютазы муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Ютазы муниципаль районы башлыгы, Ютазы район Советы рәисе
Районның геральдикасы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Районның мактаулы гражданнары
Ютазы авылының 100 еллыгына багышлана
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Тематик бүлекләр
Район оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль контроль
Бюджеты куллану
Коррупцияга каршы көрәш
Комиссияләр
Рәсми мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Ютазы районына - 25 ел
Документлар
Статус документлары
Ютазы районы Советының карарлары
Муниципаль район Башлыгы карарлары, боерыклары
Ютазы муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары
Татарстан Республикасы Конституциясе
Регистры НХА
Коррупциягә каршы экспертиза
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Интернет кабул итү
Халык мөрәҗәгатләрен күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Муниципаль hәм дәүләт хезмәтләр
Муниципаль районнар
Ютазы муниципаль районы
Гитара кылларыннан моң агылды
2013 елның 30 апреле, сишәмбе
Район мәдәният йортында гитарачылар бәйгесенең район фестивале үтте.
Оештыручыларның сүзләренә караганда, мондый бәйге районда беренче тапкыр уздырыла. Жюри әгъзалары башкаручыларны дүрт номинация: ялгыз башкару, үз аккомпанементына кушылып җырлау, ансамбль белән җырлау, вокал башкару белән аккомпанемент буенча бәяләделәр.
“Ялгыз башкару” номинациясендә кече төркемдә беренче урынны Артем Прохоров яулады, икенче урынга Артур Хөсәенов чыкты, өченче урында - Данил Батыргалиев. “Үз аккомпанементына кушылып җырлау” номинациясендә Эдгард Әпсәләмов иң яхшысы дип табылды, икенче урында - Кәрәм Вәлиуллин, өченче урында – Илназ Фәрукшин. “Ансамбль белән җырлау” номинациясендә “Мелодия” триосы солистлары фестивальдә катнашкан өчен дипломга ия булдылар.
“Ялгыз башкару” номинациясендә урта төркемдә беренче урынны жюри Илья Лексинга бирде, икенче урында – Ләйсән Хөснетдинова, өченче урында – Анна Мушегян. “Ансамбль белән җырлау” номинациясендә Иван Яшин һәм Булат Хөсәенов чыгышлары беренче урынга лаек дип табылды, икенче урында – Ләйсән Хөснетдинова һәм Артем Прохоров дуэты. “Вокал башкару белән аккомпанемент” номинациясендә беренче һәм өченче урыннар бирелмәде. Икенче урынга Марат Гарафиев һәм Рамил Шәйхетдинов ия булдылар. Үзләре уйнап җырлаган егетләрнең талантына мөккибән киткән жюри әгъзаларының ике беренче һәм ике икенче урын бирмичә чаралары калмады. Шулай итеп, әлеге номинациядә иң яхшылары булып Динар Иламов һәм Рамил Шәйхетдинов танылдылар. Икенче урынга Диләрә Шафигуллина һәм Илһам Мөрәсов лаек булды. Призерлар өчлеген Данияр Әпсәләмов йомгаклады. Моннан тыш, Илшат Михайлов фестивальдә катнашкан өчен диплом белән билгеләнде.
“Ансамбль белән җырлау” номинациясендә өлкән группада беренче урынга, берсүзсез, “Электросоединитель” заводының вокаль-инструменталь ансамбле лаек булды. Әлеге сәхнәдә аларга көндәшләр табылмады. “Үз аккомпанементына кушылып җырлау” номинациясендә жюри янәдән икенче урынны гына тапшырды һәм аңа Раушан Нәфыйков ия булды. Гөлнара Нуриева фестивальдә катнашкан өчен диплом белән билгеләнде.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
май, 2026 ел
Татарстанда яшәүчеләргә 2026 елда пенсия тупланмаларын ничек алырга
Пенсия акчаларын туплаган Татарстанлылар 2026 елда түләүләрнең өч вариантының берсенә дәгъва итә ала: вакыты чикләнмәгән тупланма пенсия, бер тапкыр бирелә торган түләү яисә сроклы түләү (билгеле бер срокка). Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге мәгълүматлары буенча, быелның гыйнварыннан 1 500 татарстанлыга мондый түләүләр билгеләнгән һәм күчерелгән.
Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге хезмәткәрләре MAX мессенджерында 25 меңнән артык кешегә цифрлы ID урнаштырырга ярдәм итте
Цифрлы идентификаторны тоташтыру мөмкинлеге 2025 елның сентябрендә үк барлыкка килде. Шушы вакыт эчендә аннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлегенең 25 000 клиенты файдалана алды. Аларның 13 меңгә якыны - пенсия яшендәге кешеләр, 4 меңгә якыны - инвалидлыгы булган гражданнар һәм тагын шуның кадәр үк - күп балалы ата-аналар.
13
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында 1,5 яшькә кадәрге балаларны карау буенча пособие түләүгә 24,2 млн нан артык акча күчерелгән
Яшь ярымга кадәрге балага пособиене баланың әнисе генә түгел, фактта бала караучы әтиләр, башка туганнары, шулай ук опекуннар да исәп тотарга хокуклы. Рәсми рәвештә эшкә урнаштырылган кешеләргә түләүне бала карау буенча ял белән бер үк вакытта рәсмиләштерәләр. Ә менә эшләмәүче гражданнарга социаль фондка үзләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Эшләмичә бала тәрбияләүче гражданнар өчен пособие күләме аена 10 669,64 сум тәшкил итә.
Татарстан Республикасында Бөек Ватан сугышы ветераннар бер үк вакытта ике пенсия ала
Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары бер үк вакытта картлык буенча иминият пенсиясе һәм дәүләт пенсия тәэминаты буенча инвалидлык буенча пенсия алырга мөмкин. Әлеге ике пенсиянең уртача күләме Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары өчен 63 мең сумнан артык тәшкил итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз