Сезне чын күңелдән изге Рамазан ае тәмамлану һәм Ураза бәйрәме башлану белән котлыйм!
Якты Ураза бәйрәме – рухи чистарыну, тынычлык сөючәнлек, шәфкатьлелек, изге гамәлләр кылуны гәүдәләндерә.
Бу бәйрәм һәр йортка җылылык һәм шатлык, үзара аңлашу, тынычлык һәм иминлек алып килсен! Чын күңелдән барыгызга да нык сәламәтлек, бәхет, бетмәс-төкәнмәс энергия, барлык игелекле эшләрегездә уңышлар телим!