Ай буе мөселманнар уразаны ныклап тоттылар, намаз укыдылар һәм үзләрен Аллаһы Тәгаләгә якынайту өчен изге гамәлләр кылдылар. Бүген, 13 май, Ураза бәйрәме ял көне дип игълан ителде.
Ураза бәйрәме көнендә, иртә таңнан Ютазы районы үзәк мәчетендә имам Марат хәзрәт Мәрданшин изге Ураза бәйрәме белән котлады. Аннары район башлыгы Аяз Шәфигуллин мөселманнарны Ураза бәйрәме белән котлады һәм барысына да тынычлык, иминлек теләде.