Форум эшендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе, «Татарстан хатын-кызлары» республика иҗтимагый оешмасы рәисе Зилә Вәлиева, «Татарстан хатын-кызлары» республика иҗтимагый оешмасы рәисе Гүзәлия Әхмәдиева, "Татарстан хатын-кызлары" республика иҗтимагый оешмасы рәисе урынбасары, Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнарының хатын-кызлар берлеге кураторы Индира Сәхипова, Сарман муниципаль районының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, Сарман муниципаль районының хатын-кызлар берлеге рәисе Роза Гатауллина, Татарстан халыклары ассамблеясенең Зәй муниципаль районындагы вәкиллеге җитәкчесе, СПИД-Үзәкнең баш табибы, Әлмәт муниципаль районы хатын-кызлар берлеге рәисе урынбасары Рушания Усманова катнашты.
Форумны ачу тантанасында сәламләү сүзе белән Ютазы районы башлыгы Аяз Шәфигуллин чыгыш ясады һәм чарада катнашканнары өчен барысына да рәхмәт белдерде. Доклад белән район хатын-кызлар советы рәисе Наилә Хөснетдинова чыгыш ясады.
"Безнең көч-бердәмлектә. Безнең уңыш безнең ни дәрәҗәдә актив булуыбыздан тора. Безнең сафлар яшьләр арасыннан актив хатын-кызлар белән тулыланырга тиеш", - дип билгеләп үтте ул үз чыгышында.
Зилә Вәлиева район хатын-кызлар советының актив әгъзаларына җәмәгать оешмасыннан мактау грамоталары, шулай ук районның җәмәгать тормышында актив катнашучы авыл җирлекләре хатын-кызларына Ютазы районы хакимиятенең Мактау грамоталарын тапшырды. Форумның икенче өлеше Бәйрәкә авылының тарихи музей комплексында дәвам итте, анда кунаклар Гобәйдуллиннар гаиләсенең бай тарихы белән таныштылар.