2021 елның 18 маенда 17 сәгать 30 минутта Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министры Дамир Фәттахов катнашында #ЖильёМолодымРТ соравы белән туры эфирга чыгачак. Туры эфир эшендә шулай ук яшь гаиләләр өчен торак программалары өлкәсендә экспертлар да катнашачак.
Ютазы районында #ЖильёМолодымРТ соравы буенча турыдан-туры эфир мәйданчыгы итеп Ютазы муниципаль районы Башкарма комитетының утырышлар залы билгеләнде, ул Ютазы районы, Урыссу штп, Пушкин урамы, 38 нче йорт адресы буенча урнашкан.
Турыдан-туры эфир кысаларында (zoom, YouTube мәйданчыкларында) Татарстанда гамәлдә булган программалар һәм яшьләргә үз торакларын сатып алу буенча дәүләт ярдәме проектлары, документлар җыю буенча “адымлап” инструкцияләр, исәпкә кую аңлаешлы һәм җентекле формада тәкъдим ителәчәк.
ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының «YouTube» платформасында турыдан-туры трансляциясенә тоташу өчен сылтама: www.youtube.com/МинистерствоПоДеламМолодежи…
"ZOOM» конференциясенә тоташтыру өчен сылтама: https://us06web.zoom.us/j/86804105882?pwd=MGlQ кулланучылар -ualc0qt09
Белешмәләр буенча телефон: 8 995 982 83 47.