Начар метеорологик күренешләр турында шторм кисәтүе

2021 елның 17 мае, дүшәмбе

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» мәгълүматлары буенча:

Татарстан Республикасы территориясендә куркыныч метеорологик күренешләр саклануы турында шторм кисәтүләре

Татарстан Республикасы территориясендә 18 майда көндез урыны белән максималь һава температурасы +34 градуска кадәр җиткән көчле эсселек саклана.

2021 елның 17 маеннан 24 маена кадәр Татарстан Республикасында урманнарның югары янгын куркынычы сакланачак (4 класс), урыны белән урманнарның гадәттән тыш куркынычы (5 класс) көтелә.

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе халыкка киңәш итә:

1. Торакта салкынча һава температурасын саклагыз. Көндез тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ябыгыз (әгәр бар икән), бигрәк тә әгәр тәрәзәләр кояш ягына караган булса. Төнлә тәрәзәләрне ачыгыз, чөнки төнлә урамда һава температурасы бинадагыга караганда түбәнрәк. Әгәр сезнең торакка кондиционер җиһазландырылган булса, тәрәзәләрне һәм ишекләрне ябыгыз. Вентиляторлар бераз җиңеллек китерергә мөмкин, әмма, температура 35 градустан артык икән, вентилятор гына эссе нәтиҗәсендәге авырулардан коткарып кала алмый. Бик күп эчәргә кирәк.

2. Эсседә булмаска тырышыгыз. Торактагы иң салкынча бүлмәгә күчегез, бигрәк тә төнгелеккә. Әгәр бу мөмкин түгел икән, өйдә салкын температураны саклагыз, көненә 2-3 сәгать салкын биналарда (мәсәлән, кондиционерлар белән җиһазландырылган җәмәгать биналарында) үткәрегез. Тәүлекнең иң эссе вакытында урамга чыкмаска тырышыгыз. Интенсив физик йөкләнештән сакланыгыз. Күләгәдә булырга тырышыгыз. Балаларны һәм хайваннарны парковкаланган автомобильләрдә калдырмагыз.

3. Тәннең артык кызуына юл куймагыз, җитәрлек дәрәҗәдә су, сыеклык эчегез. Салкынча душ кабул итегез. Сез шулай ук салкын компресслар куя аласыз яки салкын суга манчылган чүпрәккә төренә, юеш салкын сөлгеләр куллана, гәүдәгезне салкын суга манчылган чүпрәк белән ышкый, аякларыгызга салкын ванналар кабул итә аласыз. Табигый тукымадан җиңел һәм иркен кием кию зарур. Урамга чыкканда, киң кырыйлы эшләпә яки кепка яки кояштан саклый торган күзлек киегез. Эчү режимын саклагыз, баллы һәм алкогольле эчемлекләрдән сакланыгыз.

4. Тирә-юньдәгеләргә ярдәм итегез. Әгәр танышларыгыздан кемгәдер аномаль эсселек аркасында сәламәтлеге өчен куркыныч янаса, аңа кирәкле ярдәм алырга булышыгыз. Ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге һәм авыру кешеләр янына тәүлегенә кимендә бер тапкыр килергә кирәк. Әгәр пациент ниндидер дарулар кабул итә икән, аны дәвалаучы табиб белән киңәшләшегез һәм бу даруларның организмның терморегуляцияләнүенә һәм су балансына ничек йогынты ясавын ачыклагыз.

5. Әгәр дә сез яки янәшәдә кемдер үзен начар хис иткән икән.

Баш әйләнү, хәлсезлек, хәвефләнү яки көчле сусау һәм баш авыртуы тойсагыз, мөмкин кадәр тизрәк салкынча урынга күчәргә һәм тән температурасын үлчәтергә кирәк. Сыеклык югалуын булдырмас өчен су яки җиләк-җимеш суы эчегез, ял итегез. Мускулларның авыртуын тойсагыз (барыннан да элек бу аякларда, кулларда яки корсакта сизелә, күп кенә очракларда озакка сузылган физик йөкләнеш нәтиҗәсендә көчле эсселектә барлыкка килә), һәм минераль матдәләр алмашын нормальләштерү өчен электролитлар булган эретмә эчегез. Әгәр эсселектән спазмнар бер сәгатьтән артык вакытта туктатылмый икән, медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әгәр сез гаилә әгъзаларының берәрсенең яки сез караган кешеләрнең тиресе коры һәм кайнар булуын күрсәгез, саташу халәте, көзән җыеру яки аң югалту күзәтелсә, кичекмәстән ашыгыч ярдәм чакыртыгыз. Медиклар килгәнче зыян күрүчене салкынча урынга күчереп яткырыгыз, аяклары гына күтәрелеп торырга тиеш. Зыян күрүчене чишегез һәм суыткыч процедуралар үткәрә башлагыз: муенына салкын компресс куегыз, саф һава сулатуны тәэмин итегез, бүлмә температурасындагы су белән тиресенә бөркегез (20-25 градус). Тән температурасын үлчәгез. Зыян күрүчегә парацетамол яки аспирин бирмәгез. Әгәр дә ул аңын югалткан икән, аның ян ягына салыгыз.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International