Бүген Россиядә 42,6 млн йорт хуҗалыгы Интернетка киң полосалы тоташа. 2010 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, безнең илдә барлыгы 54,5 млн.шәхси хуҗалык бар.
Бу көздә узачак Бөтенроссия халык санын алуда интернетның ничек үтеп керүен Бөтендөнья электр элемтәсе һәм мәгълүмати җәмгыять көнендә — 17 майда сөйләячәкбез.
Әле 8 ел элек кенә, Росстат мәгълүматлары буенча, Россиядә Интернет челтәренә киң полосалы керү мөмкинлегенә 56,5% йорт хуҗалыгы ия булган. 2014 елда бу сан 64,1% ка кадәр арткан. Мондый хуҗалыкларның иң зур өлеше Ямал-Ненец һәм Ханты-Манси автономияле округларында ачыкланган - 87 һәм 84,2%. Санкт-Петербург (84,1%) һәм Мәскәү (80,4%) өченче һәм дүртенче урыннарны бүлештеләр. Бишенче урында - Мурманск өлкәсе (79,5%). Мәскәү өлкәсендә ул 69,4% тәшкил иткән. Хуҗалыкларның яртысыннан азрагы Калмыкия (49,2%), Адыгея (48,1%) һәм Тыва (44,8%), шулай ук Магадан (46,9%), Амур (39,7%), Брянск (46,6%) һәм Тверь (49,9%) өлкәләрендә, Байкал арты краенда (49,2%) тиз интернетка ия булган. исемлекне Чукотка (26%) һәм Ненец автономияле округлары (44%) япкан.
2018 елга киң полосалы Интернетка Россия йорт хуҗалыкларының 73,2% ы керә. 2019 елда үсеш тукталды диярлек (73,6%), әмма пандемия һәм ерак сервисларга һәм интернет-элемтәгә ихтыяҗ артуы халыкның “компьютерлашуын” сизелерлек арттырды. 2020 елда йорт хуҗалыкларының 77% ы тиз интернетка тоташтырылган (гомумән, Интернетка 80%).
Һәм янә лидерлар өчлегендә - Ямал-Ненец (91,9%) һәм Ханты-Манси (90,9%) автоном округлары. Икенче урынга Тыва Республикасы чыкты (91,8%). Лидерлар арасында Тула (89,1%), Магадан (86,5%), Мәскәү (86%) һәм Мурманск (84,2%) өлкәләре бар. Мәскәү (87,5%, бишенче урын) Санкт-Петербургны бераз узып китте (87%, алтынчы урын).
Йорт хуҗалыкларының яртысыннан азрагы гына Интернетка киң полосалы керү мөмкинлеге булган төбәкләр арасында Чукотка АО гына калган (46,3%). Калган төбәкләрдә, Байкал арты краеннан башлап, 61% тан артык, һәм күпчелек очракта – 70тән артык %.
Интернет челтәренә киң полосалы керү мөмкинлеге булган хуҗалыклар санына килгәндә, алар иң күбе Үзәк федераль округта - 2020 елда 12,1 млн (2019 елда 11,5 млн). Идел буе федераль округында - 8,6 млн (2019 елда 8,3
млн), Себер федераль округында - 4,8 млн (4,7 млн), Көньякта — 4,5 млн (4,3 млн), Төньяк-көнбатышта — 4,3 млн (4,2 млн), Уралда — 3,7 млн (3,4 млн), Ерак Көнчыгыш федераль округында — 2,4 млн (2,2 млн) һәм Төньяк Кавказ федераль округында - 1,9 млн (1,7 млн).