Эшмәкәрләр өчен бердәм "ачык ишекләр" көне

2021 елның 18 мае, сишәмбе

Үз эшчәнлекләре турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында, 2021 елның 19 маенда ТР (Татарстан) буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Бөгелмә, Азнакай, Баулы, Ютазы районнары буенча территориаль бүлегендә (Баулы ш., Ленин ур., 27 й.) 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр эшмәкәрләр өчен бердәм «ачык ишекләр» көне үткәрелә.

Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышлы авыруы (Covid-19) таралуын кисәтү максатларында эшкуарларны бердәм «Ачык ишекләр» көнендә кабул итү 8(85569)5-63-63, 5-63-62 телефоннары (2021 елның 12 маеннан 2021 елның 18 маена кадәр, төшке аш вакыты 12.00 сәгатьтән 12.45 сәгатькә кадәр) алдан язылу буенча башкарылачак.

Игътибарыгызны шуңа юнәлтәбез, консультациягә язылган эшмәкәрләргә Роспотребнадзор Идарәсенең территориаль бүлегенә килгәндә, сулыш органнарын индивидуаль саклау чараларын (битлекләр, ресираторлар) куллану мөһим

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International