Урманнарның югары һәм гадәттән тыш куркынычы турында шторм кисәтүе
2021 елның 17 маеннан 24 маена кадәр Татарстан Республикасында күпчелек территориядә урманнарның югары янгын куркынычы сакланачак (4 класс), урыны белән урманнарның гадәттән тыш куркынычы (5 класс) көтелә.
19 майга начар метеорологик күренешләр көтелми.
Көнчыгыш Кама алды һәм Кама аръягы буенча:
Алмашынучан болытлы һава. Күпчелек вакытта явым-төшемсез.
Җил төньяк-көнчыгыштан көньяк-көнчыгышка таба күчә, секундына 6-11 метр тизлектә, көндез урыны белән көчәйгәндә 15 метрга кадәр җитә.
Минималь һава температурасы төнлә +15..+17 градус, түбән урыннарда +10..+13˚.
Һаваның максималь температурасы көндез +28..+32˚.