18 май көнне Үзәк китапханәнең уку залында Идел буе Болгарстанында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган тематик сәгать үткәрелде.

2021 елның 19 мае, чәршәмбе

18 май көнне “Якташлар иҗаты» Үзәк китапханәсенең уку залында «Идел Болгарстанында ислам динен кабул итүгә-1100 ел» дип исемләнгән тематик сәгать үткәрелде. Халыкка хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчесе Ханипова Рәмзия 21 май көнне республикабызның Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итү көнен билгеләп үтүе турында сөйләде. Без ата-бабаларыбыз сайлаган гореф-гадәтләрнең дәвамчылары булып торабыз, киләсе буыннарга алар калдырган рухи һәм дини мирасны җиткерергә тырышабыз.

Чарада катнашучылар Идел Болгарстанында ислам динен кабул итү тарихын белделәр, риваятьләр һәм легендалар кызыксынып тыңладылар, "Идел Болгарстанында ислам динен кабул итүгә – 1100 ел" дигән китап күргәзмәсе белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International