Кәрәкәшле мәктәбе укучылары музейда булдылар

2021 елның 19 мае, чәршәмбе

Ел саен 18 майда дөньяның барлык музейларында эшләүчеләрнең һөнәри бәйрәме билгеләп үтелә. Бу традиция 1978 елдан бирле дәвам итә. Бүгенге көндә заманча музей үзенчәлекле мәдәният символы булып тора, аның үз карашлары, позицияләре, фикерләре бар. Музейлар «хәзинә», «вакыт машинасы», «тарихны саклагыч» кебек күп санлы билгеләмәләр белән күзаллана. Бу күпкырлылыкта без музей дип атарга күнеккән контур билгеләнә.

Музейга Кәрәкәшле мәктәбе укучылары килде. Балалар музейларның төрләре, "экспонат", "коллекция", "күргәзмә" төшенчәләре һәм фонд эшләре ничек алып барылуы белән танышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International