"Гаилә" паркында Бөтендөнья СПИД корбаннарын искә алу көненә багышланган акция узды.
СПИД теләсә нинди тән төсле, теләсә кайсы милләттәге кешеләргә зыян сала. Бу кешелекнең бүгенге көнгә кадәр аннан савыгу өчен дару булмаган иң куркыныч авыруларның берсе.
СПИД үзәге «Яңа гасыр» коммерцияле булмаган автоном хәйрия оешмасы белән берлектә Президент грантлары Фонды тарафыннан хупланган «Җиңү өчен тест» проектын тормышка ашыра. Бүген дә безнең бистәгә Әлмәт шәһәренең СПИД-үзәге хезмәткәрләре килде. Һәр теләгән кеше мобиль лабораториядә ВИЧка аноним тест уза алды.
Акциядә катнашучылар концерт номерларын тыңладылар, викторинада катнаштылар, агачларга кызыл тасмалар бәйләделәр һәм шарлар очырдылар.
Без барыгызга да сәламәтлек һәм үзегезне саклавыгызны телибез!