Акбаш авылында Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсе җитәкчесе Лилия Гәрәева һәм «Ак калфак» хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Зөлфия Әминова җитәкчелегендә Ютазы районы «Ак калфак» хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы җитәкчеләре белән очрашу үтте.
Әлеге чарада балалар фольклор коллективы үзенең матур чыгышлары белән катнашты. Акбаш авыл җирлеге башлыгы Ләйсән Синәгатуллина катнашучыларны җирлек тормышы белән таныштырды.
Акбаш авылында туып-үскән, Туймазы шәһәре «Илһам» әдәби-иҗтимагый оешмасы әгъзасы Нурия Вәлиәхмәтова кул эшләре күргәзмәсе оештырган иде, шулай ук үзе иҗат иткән шигырьләрне тәкъдим итте.
«Ютазы районының җиде капкасы» туристик проекты кысаларында очрашуда катнашучылар региональ әһәмияттәге махсус саклау зонасы саналган «Урдалы-Тау»да булдылар