Урыссу поселогының 7 нче санлы балалар бакчасы базасында "Ел тәрбиячесе "район конкурсының 1 нче этабы узды. Жюри әгъзалары өчен педагоглар "Балалар белән педагогик чара" әзерләгән иде. Анда катнашучылар шаккатырырга, кызыксындырырга, балаларның игътибарын үз һөнәри осталыклары ярдәмендә җәлеп итәргә тиеш иделәр. Бу бик мавыктыргыч тамаша булды, жюри сулыш та алмыйча карады... Кайвакыт балалар самимилегеннән елмайдылар. Конкурста катнашучы тәрбиячеләр үзләре дә соклану уятты, чөнки алар кечкенә "барысын да белергә теләүчеләр" белән белем бирү эшчзнлеген оста һәм оригиналь кордылар.
Бәйгедә катнашучылардан иң яхшысын сайлау җиңел булмас, алар барлык сынауларны да лаеклы узды. Әлеге хатын-кызлар җирдә иң кирәкле эш башкара – киләчәк буынга тәрбия бирә. Рәхмәт аларга!