Александр Невский – Россиядә бөек исемнәрнең берсе!

2021 елның 21 мае, җомга

Александр Невскийның 800 еллыгы уңаеннан, 20 май көнне Үзәк китапханәнең уку залында Урыссудагы 3 санлы мәктәпнең 7 сыйныф укучылары өчен "Александр Невский – великое имя России!» дип аталган патриотик сәгать үткәрелде. Хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчесе Рузилә Гәрәева балаларны искиткеч шәхес, милли герой, рус җиренең бөек сакчысы, бер генә сугышта да җиңелмәгән бөек полководец белән таныштырды. Балалар игътибарына Александр Невский турында «Рус җирен саклаучы» дигән слайд - презентация тәкъдим ителде. Чара ахырында укучылар «Александр Невский – рус җиренең данлы сакчысы" дип аталган танып-белү викторинасында актив катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International