Районда алты ел эшләү дәверендә «Маски» театр студиясе тамашачылар мәхәббәтен яулады

2021 елның 21 мае, җомга

Район мәдәният йорты каршында алыштыргысыз җитәкче Гөлназ Ханнанова оештырган театр коллективы үсә, тәҗрибә туплый. Беренче спектакль камалыштагы Ленинград балаларына багышланган иде һәм шунда ук җирле тамашачылар һәм «тәнкыйтьчеләр» тарафыннан югары бәяләнде. Театр репертуарында патриотик тәрбия бирүгә, хәзерге заман тамашачысында Ватан һәм чит ил әдәбиятына кызыксыну уятуга юнәлтелгән сигез зур иҗади проект исәпләнә. Студия белән танышуым беренче тапкыр Бернард Шоу пьесасы буенча куелган «Пигмалион» спектакле премьерасында булды. Труппа эшче яшьләр һәм өлкән сыйныф укучыларыннан тора иде. Дөресен генә әйткәндә, сарказм хисе белән бардым: янәсе, үзешчән арлекиннар ... барысы да аңлашыла, әмма куелыш миндә соклану уятты. Үзешчән артистлар бирелеп уйнады, ә сәхнәдә үзләрен шундый кыю тоттылар ки, ирексездән сорау туды: бу сәләтле затлар артында кем тора? Ул вакытта Салиева фамилиясен йөрткән Гөлназ белән бер өлкәдә – журналистикада эшләргә туры килде. Әйе, бу кыз шундый күпкырлы талант иясе булып чыкты. Үзегез уйлап карагыз, «Маски»ны оештырган танышым Мәскәү мәдәният һәм сәнгать университетын, Б.Щепкин исемендәге театр институтының әзерлек курсларын тәмамлаган. Студия үзе «халык» исемен алган, өч тапкыр «Иделкәем» конкурсының I дәрәҗә лауреаты исеменә һәм бер тапкыр Гран-прига лаек булган. Бу коллективның барлык бүләкләренең тулы исемлеге түгел әле. Бүген Гөлназ Ханнанова «Легкие крылья» Әлмәт урам театрының директоры һәм сәнгать җитәкчесе булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International