ЮХИДИ инспекторы, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең профилактика бүлеге начальнигы, Балалар иҗат үзәге педагоглары белән берлектә, балаларның юлда самокатларда, роликлы тимераякларда, героскутерларда һәм башка шәхси мобильлек чараларында үзеңне куркынычсыз тотуга багышланган әңгәмә үткәрде.
Балалар ЮХИДИ инспекторларының сорауларына җавап бирделәр, үзләрен куркынычсыз тоту кагыйдәләре турында сөйләделәр, транспорт юлын ничек дөрес һәм куркынычсыз итеп узарга кирәклеген күрсәттеләр.