Бәйрәкәтамак авыл җирлеге башлыгы Әхмәтов Ф.В., ветераннар советы рәисе Әхмәтвәлиева Әлфирә Гайфулла кызы һәм хатын-кызлар советы рәисе Әхтәмова Ризидә Нусрат кызы 90 яшьлек юбилее белән Шәмсеруй Хәмзинаны тәбрикләде.
Туганнары, якыннарының мәхәббәте белән уратып алынган Шәмсеруй апаның бәхетле елмаюын күрү күңелле иде. Алар барысы да тантана сәбәпчесенә иминлек һәм сәламәтлек теләде.