Ютазы урта мәктәбендә һәр елны уздырыла торган “Парламент дәресе” акциясе кысаларында “Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы символлары” дип исемләнгән чара узды.
Чарага кунаклар булып Ютазы авыл җирлеге башлыгы Р.К. хәкимова, җирле үзидарә депутатлары Ә.Ә. Ямалетдинов, И.К. Вәлиуллин, Р.А. Иксанов, С.Х. Хөснетдинов, Р.Н. Четыркина чакырылган иделәр. Дәресләрдә 3-11 сыйныф укучылары катнашты. Өченче класста дәресләрне О.А. Ганзина һәм З.М. Гыйлметдинова уздырдылар. Башлангыч сыйныф укучылары Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы символларына багышланган “Үз уеныбыз” дигән кызыклы чарада катнаштылар. Иң яхшы уенчы итеп 3а классы укучысы Шарпан Арсений табылды. 5-11 сыйныф укучылары өчен парламент дәресләрен мәктәп директоры Ә.Ә. Ямалетдинов, тарих укытучылары С.Х. Лукашина, Л.Р. Мөхәмәтшина үткәрделәр. Дәрес Россия Федерациясе гимны астында башланып китте. Р. Хәкимова ТР Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәмәтшинның мөрәҗәгатен укып китте. Чара барышында укучылар Татарстан Республикасы һәм Россия федерациясе символлары турында кызыклы мәгълүматлар алдылар. Дәүләт атрибутларын белү үсеп килүче буынның милли аһәңнәрен арттыра һәм патриотик тәрбия бирә.Өлкән сыйныф укучылары әлеге тема буенча чыгышлар әзерләгәп депутатлар алдында чыгыш ясадылар. Ютазы авыл җирлеге башлыгы Р. Хәкимова укучылар әлеге теманы яхшы белергә тиеш, алар тарихыбызны белергә, безнең халыкның мәдәниятен һәм традицияләрен яратырга тиешләр дип, искәртеп үтте. Рәмзия Кәшифовна укучыларны Ютазы районы символлары – флаг һәм герб белән дә таныштырып китте. Парламент дәресенең кульминациясе булып Татарстан Республикасының яңартылган вариантта гимнын башкару иде. Укучылар шулай ук Туган илгә багышланган җырлар җырладылар һәм шигырьләр сөйләделәр. Җирле башлык һәм килгән депутатлар укучыларга һәм укытучыларга шундый чара оештырганнары өчен рәхмәт сүзләре җиткерделәр.