Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, республиканың 300 мең кешесе Covid-19 коронавирус инфекциясеннән прививка ясаткан инде. Вакциналаштыру тәҗрибәсе турында РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе сөйләде. Эдуард Вафин өлкән буын вәкилләренә үзләрен сакларга һәм аның үрнәгенә иярергә чакырды.
- Эдуард Яфасович, зур социаль ведомство башлыгы буларак вакцинага мөнәсәбәтегез турында сөйләгез әле. Сез үзегез прививканы ясадыгызмы инде?
- Миллионнарча кешенең гомерен алып киткән әлеге куркыныч чирдән прививканы эшләүләре турында ишеткән килеш, үзем өчен хәл иттем: һичшиксез, прививка ясатырга кирәк. Бездән башка, тагын кем, без бит турыдан-туры «махсус куркыныч төркемгә» керүче гражданнар белән эшләүчеләр. Чөнки безгә килүчеләр – бу вируска җиңел бирешүчән өлкән яшьтәге затлар. Нәкъ менә шуңа күрә, бардым да, прививка ясаттым.
– Пенсия фондының Татарстан бүлеге хезмәткәрләренә, социаль хезмәткәрләргә кебек үк, вакцина ясатырга тәкъдим ителде. Күпме кеше прививка ясаткан инде?
- Без вакцинациягә ирекле язылу оештырдык. Бик зур исемлек барлыкка килде, өстәвенә, күп кенә хезмәттәшләрем прививканы мөстәкыйль рәвештә ясаттылар. Кемдер үз сырхауханәләрендә, кемдер сәүдә үзәкләренең вакцинация ясату ачык пунктларында, бу миңа бүген бик уңайлы тоела. Шәхсән минем күпчелек хезмәттәшләремнең үзләре турында гына түгел, тирә-юньдәгеләр турында да кайгыртуы оптимизм уята. Чөнки бу тотрыклылык һәм куркынычсызлык. Мин үз коллективым һәм без эшли торган гражданнар өчен тыныч була алам.
- Вакцинацияне ничек кичердегез? Проблемалар булмадымы? Һәм ничек ул –эш башлаучыларның беренчесе булу?
- Бик әйбәт кичердем. Температура реакциясе дә, башка өстәмә күренешләр дә күзәтелмәде. Мөгаен, башта ук кәефнең уңай булуы сәбәпледер. Баштан ук бу минем дәүләт алдындагы бурычым дип санадым, шуңа күрә дә үз теләгем белән, прививкалар әле тестлаштырылганда гына, аны ясаттым. Зур көндәлек тутыра бардым (хәзер прививкалардан соң моны эшлиләрме, белмим) тутырдым, гәрчә моңа вакытым аз булса да, әлеге мәгълүматлар нигезендә анализ үткәрелүе һәм нәтиҗәләр ясалуы сәбәпле, мин моның зарурлыгын аңладым.
- Антитәнчекләргә кан бирдегезме?
- Әйе, антитәнчекләр җитәрлек күләмдә барлыкка килгән. Медиклар моны ике елга җитәр дип ышандырдылар.
- Прививканы вакыт-вакыт кабатлаячаксызмы?
- Бу гриппка каршы да прививка ясаткан кебек булыр дип уйлыйм.
– Ягъни сез антитәнчекләрнең күләмен контрольдә тотачаксыз?
- Мөгаен. Владимир Владимирович Путин әйтте бит: ”Сакланганны, Ходай саклый".
- Нинди дә булса сәбәпләр аркасында прививка ясата алмаучыларга нәрсә киңәш итәсез?
– Киңәш итмим, хәтта чакырам: социаль дистанцияне саклагыз, битлек киеп йөрегез, массакүләм чараларда катнашудан тыелыгыз, кирәкле хезмәтләр алу өчен электрон сервислардан файдаланыгыз. Сүз уңаенда, нәкъ менә пандемия чорында Пенсия фонды онлайн-хезмәтләр санын һәм проактивта эшләүне, социаль хезмәтләр алуны, клиентлар хезмәтләренә бармыйча гына, алданрак алуны арттырды.
Аеруча «аерым куркыныч төркеме»ндәге гражданнарга – өлкәннәребезгә мөрәҗәгать итәргә теләр идем: үзегезне саклагыз! Сез безгә кирәк, сез безнең остазлар һәм дуслар, ярдәм һәм таяныч, зирәклек һәм кайгыртучанлык. Без сезнең белән бергә киләчәккә карарга телибез! Килешәсездер, беркем дә безгә өлкән апалар кебек тәмле пирожкилар пешермәячәк һәм бабайларыбыз кебек кызыклы итеп тарих сөйләмәячәк.
– Шикләнүчеләргә нәрсә әйтә аласыз?
– Мин вакцина ясатырга кирәк дип саныйм. Бу вакцинацияне илебезнең никадәр күбрәк халкы тизрәк узса, без пандемияне шулкадәр тизрәк җиңәчәкбез. Иң мөһиме - авыруны җиңүгә бергәләп бару.
Мин инде барлык хезмәттәшләремә йөкләмә бирдем: бернигә дә карамастан, һәр кабул итүдә, булсынмы бу шәхси кабул итү яки телефон аша консультация, гражданнарга прививканың мөһимлеге турында искәртергә. Мин инде әйткәнемчә, бары тик бергә генә, без бу авыруны бергәләп җиңеп, популяцион иммунитет формалаштыра алабыз.