Урыссу гимназиясендә тантаналы линейкада район башлыгы Аяз Шафигуллин катнашты. Мәгариф бүлеге начальнигы Гүзәл Гыйләҗева һәм гимназия директоры Гөлдания Белалова үз чыгышларында яхшы укыган, барлык башлангычларда да актив булган балаларны билгеләп үттеләр, ата-аналарга балаларны яхшы тәрбияләгән өчен рәхмәт әйттеләр, чыгарылыш сыйныф укучыларына иң изге теләкләрен җиткерделәр. Бүгенге чара - барлык мәктәп укучылары өчен зур шатлык, алда - җәйге каникуллар. Әмма чыгарылыш сыйныф укучылары өчен бу көн аеруча дулкынландыргыч, чөнки алар һөнәр, уку йорты сайлау, мөстәкыйль тормыш юлы алдында тора. Шуңа педагоглар һәм ата-аналар күзләрендә моңсулык чаткыларын күрергә мөмкин. Кинәт җитдиләнеп киткән чыгарылыш сыйныф укучыларына карап, алар алган белем багажына да, мәктәп ишегалдындагы тыныч күккә дә сөенмичә мөмкин түгел. Җырлар, изге теләкләр, чәчәкләр һәм, әлбәттә инде, мәктәп вальсы... Күз яшьләрен тыеп калу җиңел булмады. Менә соңгы кыңгырау чыңы! Бер үк вакытта ул моңсу да, яңгыравыклы да!
Котлау сүзләре, тәбрикләүләр, шатлык-сөенеч, тәрбияләнүчеләргә дә, аларның әти-әниләренә дә, педагогларга да бик күп Рәхмәт хатлары, мактау кәгазьләре ...
Район башлыгы, сүз уңаеннан, әлеге мәктәпне тәмамлаган улының әтисе дә ул, балаларга туган мәктәпләрендә алган белемнәрен югалтмауларын, аларны арттыруларын һәм үзләре, туган яклары файдасына хезмәт итү өчен районыбызга әйләнеп кайтуларын теләде.
Роза Искәндәр