21 май көнне район мәдәният йортында «Альянс» һәм «Мелодия души” вокаль ансамбльләренең «Безне музыка бәйләде!» дип исепләнгән беренче хисап концерты узды

2021 елның 22 мае, шимбә

Ике коллектив та 2019 елда төзелгән, җитәкчеләре - Гүзәл Марсель кызы Нигъмәтуллина.

Репертуар өстендә киеренке эш айлары һәм репетицияләр үз нәтиҗәләрен бирде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, егетләр һәм кызлар бик яхшы эшләделәр!

Бу кичтә сәхнәдән төрле жанрдагы әсәрләр яңгырады. Ансамбльнең җитәкчесе һәм һәр башкаручысы, чараны чын бәйрәмгә әйләндереп, музыкага үз карашларын белдерде. Беренче хисап концерты белән коллективларны "Ютазы йолдызлары” халык бию ансамбле, Николай Гребенюк һәм “Семь нот”балалар вокаль ансамбле котладылар. Программа соклангыч, бай һәм төрләндерелгән иде. Концерт бер сулышта узды.

Котлау сүзләре белән Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районының «Мәдәният бүлеге» МКУ начальнигы М.М. Килячкова чыгыш ясады һәм алар, район мәдәният йорты директоры Р. Р. Абдурахманов белән бергә, бүләкләү тантанасын башлап җибәрделәр.

Ютазы муниципаль районы файдасына мәдәният өлкәсендә намуслы хезмәте, чараларда, фестивальләрдә, конкурсларда актив катнашканы өчен коллектив җитәкчесе Нигъмәтуллина Гүзәл Марсель кызы Ютазы муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәттәшлекләре һәм чаралар үткәрүдә ярдәм күрсәткәннәре өчен Татарстан Республикасы ЮМР "Мәдәният бүлеге" МКУ начальнигының Рәхмәт хаты белән «Электросоединитель» АҖ генераль директоры Нәбиуллин Рәшит Мәзхәт улы һәм «Электросоединитель» АҖ профсоюз комитеты рәисе Зарипов Рафаил Салих улы бүләкләнделәр.

Хисап концертында катнашучыларның барысы да районның мәдәни тормышында катнашканнары һәм актив җәмәгать эшчәнлекләре өчен район мәдәният йорты директорының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Алда «Альянс» һәм «Мелодия души» вокаль коллективларының яңа планнары, уй-ниятләре күп, димәк, матур чыгышлар булачак әле! Яңа концертлар көтәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International