Конкурсны Казан шәһәренең «Сәйдәш» мәдәни үзәге оештырды.
Фестивальнең уникальлеге - яшь буенча чикләүләр булмау һәм профессиональ башкаручыларның да, үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның да катнаша алуында иде.
15 һәм 16 май көннәрендә фестиваль онлайн форматында узды - бу көннәрдә жюри видеоязмалар буенча конкурс тыңлауларын бәяләде.
Жюри составына Татарстан Республикасының атказанган педагоглары, артистлары һәм мәдәният хезмәткәрләре керде.
Ютазы районын Җиһаншин Фәрит һәм Низамов Роберт тәкъдим иттеләр һәм бүләкләр маясына чираттагы җиңүләр өстәделәр.
Конкурс нәтиҗәләре буенча,
"Инструменталь башкару (ансамбль)" номинациясендә Җиһаншин Фәрит һәм Низамов Роберт Лауреат булдылар;
"Инструменталь башкару (соло)" номинациясендә Җиһаншин Роберт Лауреат исеменә лаек булды.
"Вокал-соло" номинациясендә Низамов Роберт Дипломант булды.
Баянчыларны котлыйбыз һәм яңа иҗади уңышлар һәм казанышлар телибез!