"Маски" халык театр студиясе (җитәкчесе Г.Р. Ханнанова) Б. Васильевның “А зори здесь тихие” повесте буенча куелган “Биш тормыш” спектакле белән жюрины әсир иткән һәм 22-23 май көннәрендә Бөгелмә шәһәрендә үткән «НеСтоЛица» II Республика балалар-яшүсмерләр һәм яшьләр театр фестиваль-конкурсында 1 дәрәҗә лауреат булган.
Шулай ук коллектив «Иң яхшы режиссерлык эше» һәм «Спектакльне иң яхшы сәнгатьчә бизәү» өчен дипломнар белән бүләкләнгән, ә «Маски» студиясе режиссеры ярдәмчесе һәм актеры Кирилл Мецкер «Иң яхшы ир-ат роле өчен» номинациясендә Дипломга лаек булган.
«Маски» театр студиясен җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!