Компьютерлар, семплерлар, секвенсорлар, мультимедиа презентацияләре, экраннар инде күптән балаларның көндәлек тормышының аерылгысыз өлешенә әверелде. Хәтта балалар бакчасында да эшне алардан башка күз алдына да китереп булмый. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның күбесе төрле гаджетлар белән ирекле эшләве, аларның нарасыйлар өчен мәгълүмат һәм үсеш чыганаклары булуы инде беркемне дә гаҗәпләндерми. Һәм без педагоглар, заман белән бергә атларга, бала өчен яңа мәгълүмати-коммуникатив технологияләр дөньясына “үткәргечләр” булырга тиешбез. 4 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр музыканың, җырларның гаджетларга, телевизорларга ничек эләгүен белергә булдылар.
Балалар район мәдәният йортының тавыш яздыру студиясендә булдылар. Студия хезмәткәрләре аның нинди булуын, анда нинди аппаратура торуын, тавыш язу өчен аларның нәрсәләр файдалануларын күрсәттеләр.
Студия операторы балаларны бик теләп яздырырга тәкъдим итте һәм аларның тавышлары яңгыраган кечкенә генә музыкаль композиция иҗат итте. Балалар бик канәгать калдылар!
Соңыннан район мәдәният йорты директоры Рөстәм Рамил улы тәрбияләнүчеләрне мәдәният йорты артистлары һәм хезмәткәрләре белән таныштырды. Алар балалар белән әңгәмә үткәрделәр, элек тавыш яздыру студиясе өчен нинди җиһазлар, “тәлинкәләр”, катушка магнитофоннары, кассета магнитофоннары кулланылуын күрсәттеләр. Сәхнә өчен чын музыка уен кораллары белән таныштырдылар һәм барысын да концертка чакырдылар. Безнең район мәдәният йортына сәяхәт балалар күңелендә озак сакланыр!