Район тормыш эшчәнлеге сораулары буенча атналык киңәшмә

2021 елның 24 мае, дүшәмбе

Бүген район Башкарма комитетының утырышлар залында район тормыш эшчәнлеге сораулары буенча чираттагы атналык киңәшмә узды.

"Балалар мәйданчыкларының Халыкара балаларны яклау көненә әзерлеге турында"гы доклад белән Башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары вазифаларын башкаручы Власова Оксана Александровна чыгыш ясады. Оксана Власова билгеләп үткәнчә, бу юнәлештә эш әле тәмамланмаган. Кайбер балалар мәйданчыкларында уен элементларын һәм эскәмияләрне буяу, вак-төяк чүп-чардан арындыру, берничә таганны ремонтлау таләп ителә. ТМШлар, Идарә итүче компания, "Төзекләндерү” МУП җитәкчеләренә барлык элементларны яраклаштыру өчен сроклар билгеләнде.

9 һәм 11 нче сыйныф укучыларының дәүләт йомгаклау аттестациясен һәм БДИ тапшыруга әзерлеге турындагы мәгълүмат белән мәгариф бүлеге начальнигы Гыйләҗева Гүзәл Миңнеяр кызы чыгыш ясады. Безнең районда барлыгы 198 - 9 сыйныф укучысы һәм 92 -11 сыйныф укучысы чыгарыла.

Район хезмәтләре җитәкчеләре агымдагы эшләр торышы һәм шартлар турында хәбәр иттеләр. Халыкны вакцинацияләүнең барышы, хезмәт базарындагы вазгыять, юл эшләрен үткәрү хакында сораулар һәм бүгенге көндә актуаль мәсьәләләр каралды.

Хөрмәтле район халкы!

Ютазы районында "Урыссу РҮХ" ДАССОда COVID-19 яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация үткәрелә. 18 яшьтән өлкәнрәк һәр кеше прививка ясатуга языла ала. Язылу өчен 8 (85593)2-65-42, 89274638497 телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә яки шәхсән поликлиникага килергә (Урыссу штп, Ленин ур., 19 йорт) була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International