Җәйге чорда су объектларында үзеңне ничек тотарга:
1. Балаларны сулык янында караучысыз калдырмагыз - бу куркыныч!
2. Таныш булмаган урыннарда коенмагыз.
3. Пычрак сулыкларда һәм чокырлар булган һәм чишмәләр бәреп чыккан сулыкларда коенмагыз.
4. Су коенган вакытта үзегез дә суда шау-шулы уеннар оештырмагыз, балаларга да рөхсәт итмәгез - бу куркыныч!
5. Әгәр ял яки коену вакытында сез кеше суга батканны яки аңа сезнең ярдәм кирәк булганны күрсәгез, ярдәм итегез, аңа коткару боҗрасы файдаланып, ярдәм итегез!
6. Кояшта булганда, кызудан һәм кояш сугудан саклык чаралары кулланыгыз!
7. Коену өчен иртәнге һәм кичке вакыт яхшырак, бу вакытта кояш җылыта, әмма кояш сугу куркынычы юк.
8. Су температурасы 17-19 градустан да ким булмаска, суда булу 20 минуттан да артмаска тиеш.
9. Кояшта озак вакыт булганнан соң суга керергә яки сикерергә кирәкми, чөнки су салкыны мускуллар кыскаруга, нәтиҗәдә йөрәк туктауга китерергә мөмкин.
10. Су коенганда еракка йөзмәгез