Халыкта:"тамырсыз - агачлар, нигезсез өйләр юк", - диләр. Киләчәкне тарихи тамырларны белмичә, үткән буыннар тәҗрибәсенә таянмыйча төзү мөмкин түгел. Менә бүген дә, Татарстан Республикасында Туган телләр елы кысаларында һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларны төрле халыкларның мәдәнияте традицияләренә җәлеп итү максатыннан, Урыссу поселогының балалар бакчаларында балалар фольклор иҗаты фестивале узды. Бәйрәм балаларны да, өлкәннәрне шатландырды.
.jpg)