Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы кысаларында оештырылган чарада Шаран районы педагоглары да катнашты.
Кече Урыссу авылы мәктәбе һәрвакыт балаларга аерым тәрбия бирү һәм аларның барысы да саф татар телендә яхшы аралашуы белән аерылып торды. Семинар барышында Кече Урыссу мәктәбе укучылары кунаклар алдында үзләренең барлык белемнәрен һәм осталыкларын тулысынча күрсәттеләр. Алар кунакчыллык ягыннан да күпләргә үрнәк. Районда танылган рәссам Камил Ибраһимов эшләре күргәзмәсе, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Зинфира Кашапованың шигъри композициясе, мастер-класслар, сыйныфтан тыш эш һәм ачык дәресләр - болар барысы да семинарда катнашучыларда зур кызыксыну уятты, укытучылар белән тәҗрибә уртаклашу өчен менә дигән сәбәп булды.