Коры үләнне яндырып, кешеләр черемә барлыкка килү процессын бозалар һәм туфракның уңдырышлылыгын бетерәләр

2021 елның 25 мае, сишәмбе

Соңгы ун елда Россиядә, шул исәптән Ютазы районында да , коры үлән януы шактый ешайды һәм гомуми милләт бәласенә әверелә башлады.

Үлән януы үсемлекләрнең үсешен начарайта, шуңа күрә бу янудан соң иң әрсез үләннәр, ягъни чүп үләннәре генә чыга башлый. Янгын вакытында күп кенә бөҗәкләр үлә, янгыннар кош ояларының һәм йомырка салган урыннарының юкка чыгуына китерә. Үлән яну урыннарында шулай ук туфрактагы барлык файдалы микроорганизмнар да, шул исәптән үсемлекләргә авыруларга каршы торырга ярдәм итә торганнары да юк ителә. Үлән янгыны вакытында коры чирәмдә яки туфрак өслегендә яшәүче барлык имезүче хайваннар да уттан һәлак була яки төтенгә тончыга.

Коры үләнне яндырып, кешеләр черемә барлыкка килү процессын бозалар һәм туфракның уңдырышлылыгын бетерәләр.

Штраф күләме

Коры үләнгә ут төрткән өчен штраф РФ КоАП 20.4 статьясында каралган. Янгын куркынычы вазгыяте тудырылса, административ җәза түбәндәгечә тәшкил итәчәк:

гражданнар өчен - 2000-3000 сум;

вазыйфаи затлар өчен - 6000-15000 сум;

шәхси эшмәкәрләр өчен - 20000-30000 сум;

юридик затлар өчен - 150 000-200 000 сум.

Янгынга каршы махсус режим игълан ителгән чор булса, түбәндәге суммаларга штрафка тарту каралган:

гражданнар – 2000-4000 сумга;

вазыйфаи затлар – 150 00-30 000 сумга;

шәхси эшмәкәрләр – 30 000-40 000 сумга;

юридик затлар – 200 000-400 000 сумга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International