Безнең команда - алтын урталыкта

2021 елның 25 мае, сишәмбе

Узган атна ахырында Урыссу РҮХ коллективы Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләренең "Сәламәтлек – 2021" дигән чираттагы спартакиадасында катнашты.

Бу юлы республиканың биш районы – Актаныш, Минзәлә, Мөслим, Ютазы һәм Сарман районнары медицина хезмәткәрләре очрашкан һәм ярышкан спорт чарасы Сарман районы үзәгендә – Сарман авылында узды.

Спартакиаданың тантаналы ачылышы быел гына файдалануга тапшырылган "Айтуган" спорт комплексы территориясендә узды: ачык һавада сарманлылар кунакларны зур булмаган музыкаль сәламләү белән каршы алды, кайнар чәй тәкъдим итте, фотозона эшләде.

Сарманлылар һәр командага истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Оештыручылардан бүләкләрне Урыссу район үзәк хастаханәсенең баш табибы Светлана Шакирова шәхсән кабул итте, чөнки Ютазы районы командасын ул шәхсән үзе җитәкли.

Спартакиада җиде спорт төреннән торды - йөзү, шахмат, өстәл теннисы, бадминтон, волейбол, йөгерү, аркан тартышу һәм зур оешканлык белән алты объектта узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International