2021 елның 25 маенда 06-30 сәгатьтән 08-00 сәгатькә кадәр Урыссу-Октябрьский автомобиль юлының 3 нче километрында Ютазы полициясе бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «Тоннель» рейды үткәрелде. Рейдның максаты - юл-транспорт һәлакәтләренең авырлыгына йогынты ясый торган юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуларны ачыклау һәм булдырмау. Әлеге участок транспорт чараларының югары үтүчәнлеге белән характерлана, чөнки Татарстан Республикасын һәм Башкортостанны тоташтыра. 2020 елда Урыссу-Октябрьский 1-3 кмга кадәр автомобиль юлы участогында 3 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 3 кеше зыян күргән. 2021 елның 4 аенда зыян күрүчеләр белән юл-транспорт һәлакәтләре теркәлмәгән.
Ютазы районы полиция бүлеге хезмәткәрләре 68 автомашинаны тикшергән, 7 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланган: куркынычсызлык каешларын куллану кагыйдәләрен бозып, транспорт чарасы белән идарә итү, пычранган (укылмый торган) дәүләт теркәү номерлары булган транспорт чарасы белән идарә итү, алдагы ян пыялаларына күренүчәнлекне начарайткан өслек япкан транспорт чарасы белән идарә итү.
РФ КоАП 12.14 ст.1 өлеше буенча, маневр ясаганда тиешле юнәлештәге борылыш күрсәткече белән сигнал бирмәгән шофер административ җаваплылыкка тартылган.
Рейдка 5 полиция хезмәткәре, шул исәптән полиция участогы вәкиле һәм ОУР оперуполномоченные җәлеп ителде.