«Россия картасында геройлар исемнәре» басмасы Росреестр тарафыннан Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган геодезия, картография һәм киңлек мәгълүматлары инфраструктурасы үзәге белән берлектә әзерләнде.
Сирәк китап битләрендә Бөек Ватан сугышы геройлары һәм РФ Хөкүмәте карары белән төрле географик объектлар: таулар, утраулар, култыклар, сыртлар, борыннар (мыс) һ.б. алар исемнәре белән аталган каһарман замандашларыбыз турында сөйләнә. Аларның исемнәре гражданнар, иҗтимагый оешмалар, хакимият органнары тарафыннан тәкъдим ителде. Һәр битнең икенче ягында географик объект һәм геройның биографиясе күрсәтелгән карта урнаштырылган.
38 герой арасында якташыбыз – Лаеш районында туып-үскән Воронов Рустик Борисович та бар. 17 яшендә үк ул үз теләге белән Кызыл армия сафларына киткән һәм Ерак Көнчыгышка җибәрелгән, анда япон сугышында катнашкан, Курил утрауларын азат итү буенча аерым заданиеләрне үтәгән. 2018 елда аның исеме белән Охот диңгезендәге борын аталган.