Вәсилә Хәким кызы Сөләйманова үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

2021 елның 27 мае, пәнҗешәмбе

Инде күркәм традиция буенча, юбилярны Ютазы районы башлыгы урынбасары Закуан Ильясов, Бәйрәкә авыл җирлеге башлыгы Альбина Әхмәтшина һәм авыл ветераннар советы рәисе Әлфия Хаҗиева котладылар.

Закуан Варис улы юбилярга сәламәтлек теләде, истәлекле бүләк һәм район башлыгы Аяз Шәфигуллинның котлау хатын тапшырды.

Вәсилә Хәким кызы Бәйрәкә авылында күп балалы гаиләдә туып үсә. Икенче сыйныфтан фермага әнисенә булышырга йөри. Ул чын хезмәтчән, бүген дә эшкә барыр идем, ферма да янәшәдә генә, тик аякларым гына тыңламый, ди юбиляр. Шунысы соклану уята, шушы яшьтә дә кешенең җәмгыятькә файда китерү омтылышы бар. Бу бүген бик сирәк күренеш. Дүрт баласын да ялгызы күтәрергә туры килә, чөнки ире Сәетнур яшь килеш дөнья куя. Барлык балаларына да бу кечкенә гәүдәле, әмма көчле рухлы хатын лаеклы тәрбия биргән, хезмәткә өйрәткән, шуңа күрә алар барысы да туган хуҗалыкларында хезмәт куя.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International