Очрашу барышында тормыш эшчәнлегенең төрле өлкәләренә кагылышлы мөһим мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Һәр сорау буенча район башлыгы Аяз Шәфигуллин конкрет җавап бирде һәм Урыссу - Октябрьский күперен ремонтлау, эчәргә яраклы суның сыйфаты, автобус маршрутлары буенча хәлләрне аңлатты. Очрашуга йомгак ясап, мондый җыелышларның хакимият эшендә уңай моментларны лаеклы рәвештә билгеләнеп үтелүе өчен яхшы һәм реаль мөмкинлек булып торуы, чишелмәгән сорауларны алга таба хәл итү юлларын билгеләү мөмкинлеге булуы билгеләп үтелде.