Какылы Күл авылында гармунчылар, тальянчылар, баянчыларның " Уйнагыз гармуннар!» район фестивале узды

2021 елның 27 мае, пәнҗешәмбе

Какылы Күл авылында гармунчылар, тальянчылар, баянчыларның " Уйнагыз гармуннар!туган телләр, Халыклар бердәмлеге елына һәм Ютазы районының 30 еллыгына багышланган чарасы үтте.

Чараны, тамашачыларга бәйрәм мохиты һәм яхшы кәеф тудырып, «Илһам чишмәләре» вокаль ансамбле ачып җибәрде.

Фестивальдә Ютазы, Көрәш - Бүләк, Какылы Күл авылларыннан, күрше Башкортстан Республикасының Октябрьский һәм Туймазы шәһәрләреннән гармунчылар катнашты.

Бу көнне сәхнәдән күңелле һәм дәртле көйләр яңгырады. Һәр катнашучы бу музыка коралында уйнаганда үзенең осталыгын һәм артистлыгын күрсәтергә тырышты.

Фестиваль азагында район мәдәният йорты директоры Р.Р. Абдурахманов Какылы Күл авылы клубы хезмәткәрләре Фирдәвис һәм Фәйрүзә Мортазиннарга рәхмәт белдерде, мәдәният өлкәсендә озак еллар нәтиҗәле хезмәтләре өчен мәдәният бүлеге начальнигыннан Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды. Иске Урыссу авыл җирлеге башлыгы артистлар белән соклануын белдереп чыгыш ясады.

Барлык катнашучыларга да катнашкан өчен дипломнар тапшырылды.

Гармунчылар тамашачыларны бию көйләре белән озаттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International