«Татарстан Республикасы студентлар лигасы» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы яшь белгечләрне беркетү өчен шартлар тудыру максатыннан, 2021 елда социаль ипотека программасы буенча торак алуга яшьләр сәясәте лидерлары арасында Конкурс үткәрелә .
Конкурста 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге гражданнар катнаша ала: муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары, муниципаль учреждениеләрнең яшьләр белән эшләү белгечләре, шул исәптән мәгариф, мәдәният, спорт системасын да кертеп, яшьләр активы һәм барлык тармак предприятиеләре хезмәткәрләре (шул исәптән никахлашмаган). Гариза бирүченең Татарстан Республикасының яшьләр сәясәте, мәгариф һәм яшьләрне тәрбияләү өлкәсендәге казанышлары мәҗбүри шарт булып тора.
Конкурста җиңүчеләр ташламалы шартларда Татарстан Республикасы Дәүләт торак фондының социаль ипотека системасында торак сатып алу мөмкинлеген алалар.