Чәчүгә бөтен көч

2013 елның 3 мае, җомга
 Атна эчендә язгы кыр эшләренең алга кителеше әлләни сизелмәде. Сәбәбе билгеле – туфрак артык дымлы. Әйтик, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең 29 апрельгә булган оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә, “Вәлиева” КФХда чәчү эшләре 48,8 процентта башкарылган. Бу районда иң зур күрсәткеч. Шулай ук мәгълүматлардан билгеле булганча, сабан культуралары чәчүгә бөтен диярлек вак фермер хуҗалыклары гына түгел, эре хуҗалыклар да керешүне сузалар. Алар арасында “АгроМир”, “Таң” җаваплылыгы чикле җәмгыятьләре, “Нәбиуллин” крестьян-фермер хуҗалыгы. “Безнең хуҗалыкта язгы агрочаралар – дым каплату, үләннәрне һәм уҗымнарны тукландыру һәм тырмалау тулаем башкарылды. Минераль ашламаны МТЗ-82 тракторына беркетелгән “Striegel” киң алышлы оригиналь челтәрсыман тырма белән Наил Гыйльманов кертте, - дип хәбәр итте “АгроМир” ҖЧҖ директоры Нәсим Вәлиев. – Әмма күңел ничек кенә сызламасын, туфрак артык дымлы булу сәбәпле, чәчүгә керешә алмыйбыз”.
 Эш, акрын булса да, алга таба бара, дип редакциягә хәбәр итте “Кәрәкәшле” ҖЧҖ директоры Альберт Зарипов. Биредә 29 апрельгә чәчү планда каралган күләмнең 10 процентында башкарылган. Бүген “Агромастер” чәчү комплексы белән җиһазландырылган McCormik тракторында Фазыйл Әхмәтов һәм Ришат Шәрифуллин солы кырында эшлиләр, К-700А тракторында Нәфис Миннегалимов культивация уздыра. Фермер Әнәс Тимербаевның да, күктә болытлар куеруына карамастан, эшләре көйле бара.
 - Яңгыр ява, без дә тик тормыйбыз. Әлбәттә, башкарылган эш күләме әлләни зур түгел – барлыгы 120 гектар чәчелде. Ринат Хафизов МТЗ-1221 тракторында кырларны тырмалый һәм кәтүкли. Тырмалауда шулай ук Т-150 тракторында эшләүче Равил Камаев мәшгуль. “Агромастер” чәчү комплексы беркетелгән МТЗ-1221 тракторы руле артына утырган Ринат Шәйхетдинов сабан культуралары чәчә, - дип элемтәгә чыккан фермер үз механизаторларын да горурлык хисе белән атады.
 Шулай итеп, соңгы көннәрдә яуган яңгырлар бөтен кешегә дә киртә була алмаган. Туфрак куенына бөртекне бер атна элек салырга өлгергән хуҗаның орлыгы инде тамыр җибәрергә өлгергән. Соңга калган аграрчының моннан соңгы агрочаралары да тоткарланачак. Бу - табигый хәл.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International