Сыерның сөте телендә генә түгел

2013 елның 3 мае, җомга
 Терлекләр акрынлап җәйге шартларда тәрбияләнүгә күчеп бара. Гаилә фермалары, вак фермерлар савым сыерларын борынлап килүче яшел чирәмне авыз итәргә чыгаралар, шул рәвешле, малларга моцион да үткәрәләр. Алда торган май бәйрәмнәрендә малларны күпләп җәйләүләргә күчерүне башлыйбыз, дип хәбәр итте район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү маркетингы бүлеге консультанты Марсель Зарипов. Тулаем алганда, районның терлекчелек тармагы кышны уңышлы чыкты.
 “Кәрәкәшле” җаваплылыгы чикле җәмгыяте базасында күптән түгел узган семинар-киңәшмә дә 2013 елның беренче кварталында башкарылган эшләргә нәтиҗә ясауга багышланды. Саннарга күз салыйк. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек тармагыннан 29 апрельгә бирелгән сводкадан күренгәнгә, тулаем савым 36 513 центнер тәшкил иткән, бу узган елның шушы чорына караганда 2613 центнерга кимрәк. Хуҗалыкларга бүлеп карасаң, саннар бик чуар, диде Зарипов. Мисал өчен, “Уңыш” җәмгыятенә савымны арттырыр өчен рационны баету зарур. “Таң” җәмгыятендә күрсәткечләр акрын темпларда өскә “үрмәли”. “АгроМир” җәмгыятендә савымның тотрыклылыгы юк. Сәбәп нидә соравына җавап итеп, белгеч технологияләрдә эшләп җиткермәүчәнлекне атады. “Кәрәкәшле” җәмгыятенең савым көтүе дә көткән нәтиҗәне бирми. Сәбәбе гади: хуҗалыкта селекция-нәсел эшенә игътибар йомшарган. Моның нәтиҗәсе булып артым алу кимегән – узган елга караганда бозаулар 92 башка азрак туган, табигый ки, бу сөт җитештерүне дә киметкән. Зарипов “Нәбиуллин” крестьян-фермер хуҗалыгындагы вәзгыятьне дә шәрехләп узды. Биредә артым алу узган елгы дәрәҗәдә калган, сөт җитештерү күрсәткече дә былтыргы “урында” тора. Узган елны эшкә югары технологияле савым җиһазы кертелүен исәпкә алсак, дип белдерде консультант, савым артырга тиеш иде.
 Бүген Тукай исемендәге җәмгыятьне уңай яктан телгә алырга мөмкин. Биредә былтыргы күрсәткечләргә караганда сөтне 635 центнерга күбрәк савалар. “Вафауллин” крестьян-фермер хуҗалыгында да савымны 66 центнерга арттырып, 2390 центнер сөт җитештерәләр. “Игенче” һәм “Заря” җәмгыятьләреннән кала барлык хуҗалыкларның продукцияне югары сорт белән сатуларын билгеләп үтми мөмкин түгел. Исемләнгән җәмгыятьләр сөтләрен беренче сорт белән тапшыралар.
 Тәүлеклек савым күрсәткечләре дә чуар. “Кәрәкәшле” һәм “Игенче” җәмгыятьләрендә һәр сыердан “кәҗә” сөте – 5,12, 5,1 килограмм сөт савып алсалар, “Таң”, “Вафауллин”, “Уңыш”, “Нәбиуллин” хуҗалыкларында һәр баштан 6 килограммнан 9 килограммга кадәр сөт җитештерәләр. Иң югары күрсәткеч “АгроМир” җәмгыятендә – 11,34 килограмм. Тукай исемендәге җәмгыятьтә исә тагын да яхшырак – 13,16 килограмм. Район буенча уртача күрсәткеч 8,69 килограмм.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International