"Балалар бакчасының физкультура-сәламәтләндерү эшендә сәламәтлек саклау технологияләре" – Урыссудагы 5 нче санлы балалар бакчасы базасында балалар бакчалары тәрбиячеләре өчен район семинары шундый темага багышланган иде. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар семинарда катнашучыларны сәламләделәр: флешмоб үткәрделәр, кунакларны алар белән бергә күңелле күнегүләр ясарга чакырдылар, 2 нче кече төркем балалары тәрбияче Имаева Л.Т. җитәкчелегендә тылсымлы нокталарга массаж ничек ясый белүләрен күрсәттеләр. Урта төркем балалары - тәрбияче Анисимова О.Н. җитәкчелегендә сулыш алу күнегүләрен дөрес башкаралар.
Чара нәтиҗәләре буенча Орехова В. И. чыгыш ясады, ул балаларның физик һәм психик сәламәтлеген саклау һәм ныгыту - һәр мәктәпкәчә учреждениенең төп бурычларының берсе, дип билгеләде.