27 май көнне «Игътибар - балалар» акциясе кысаларында Урыссудагы 1 нче санлы балалар бакчасында «Юл билгеләре илендә” эстафетасы узды

2021 елның 28 мае, җомга

Чара барышында балалар светофор, җәяүлеләр юл аркылы чыгу урыны, тротуарлар билгеләнеше турында күзаллауларны ныгыттылар, "Юл тамгасын әйт", "Игътибарлы бул" кебек конкурс биремнәре аша юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшерделәр. Һәркем конкурсларда катнашырга һәм үз осталыкларын күрсәтергә теләде. Балалар табышмакларга җаваплар таптылар, юлларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, светофор, юл билгеләре турында шигырьләр сөйләделәр. Бу бәйрәм тагын бер кат барысына да юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында искәртте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International