Ютазы муниципаль районында терлек азыгы җыю техникасының әзерлеге буенча конкурс

2021 елның 28 мае, җомга

Агымдагы елның 27 маенда Ютазы муниципаль районында терлек азыгы әзерләү техникасының, мобиль смеситель-азык тараткычларның, азык саклагычларның 2021 елгы мал азыгы әзерләү чорына әзерлеге буенча конкурс узды. Министр урынбасары Р. Р.Хәбипов, Казан ДАУ кафедрасы доценты А. В.Матяшин, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Түбән Кама территориаль бүлеге начальнигы А. Н. Галимуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы А. В. Борисов, Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе бүлеге начальнигы Н. Н. Рәкыйпов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш белгечләре катнашында районның алты хуҗалыгында азык җыю техникасының әзерлеген тикшерде. Хуҗалыкларның әзерлек дәрәҗәсен комиссия 100 балл системасы буенча бәяләде. Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урын «АгроМир» ҖЧҖга бирелде, икенче урын - Тукай исемендәге җәмгыятьтә, өченче урынны «Уңыш» җәмгыяте яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International