Мәктәп директоры Белалова Г. Н. укучыларны уку елының уңышлы тәмамлануы белән котлады, җәйге каникуллар алдыннан изге теләкләрен юллады. Олимпиадаларда җиңүчеләргә һәм призерларга грамоталар тапшырылды. Шулай ук гимназиячеләр укудагы уңышлары өчен мактау кәгазьләре, конкурсларда катнашкан өчен дипломнар да алдылар. Чара ахырында Г. Н. Белалова укучыларны олимпиадага һәм конкурсларга әзерләгәннәре өчен педагогларга рәхмәт сүзләрен җиткерде, Рәхмәт хатлары тапшырды.