27 май көнне "Атлант "яшүсмерләр-яшьләр клубы тәрбияләнүчеләре арасында, уку елы тәмамлануга багышланган, самбо буенча турнир үтте. Турнир Урыссу шәһәр тибындагы поселогының «Олимп» спорт комплексында узды.
Самбо баланы физик һәм психологик яктан үстерә. Самбо белән шөгыльләнү балаларда чыдамлылык, сыгылмалык, координация тәрбияли, реакция тизлеген арттыра, үз-үзеңне саклау күнекмәләренә өйрәтә.
Һәр катнашучы өйрәнү вакытында алган күнекмәләрен күрсәтте һәм бүләксез калмады.