Балаларны бу истәлекле вакыйга белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов килде. Ул тантана сәбәпчеләренә иң изге теләкләрен җиткерде һәм мәктәпне тәмамлау турында таныклык тапшырды.