Кәрәкәшле авылында гомер итүче Ләбибә Ямалиева үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

2021 елның 28 мае, җомга

Әлеге күркәм бәйрәме белән Ләбибә Шәех кызын район җитәкчелеге котлады. Ютазы районы башлыгы урынбасары Закуан Ильясов юбилярга изге теләкләрен юллап, күрсәткән фидакарь хезмәте өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде, чәчәк бәйләмнәре һәм бүләк тапшырды. Район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова республика һәм районның ветераннар советлары исеменнән ихлас теләкләрен юллады. “Бөек Ватан сугышында җиңүдә сезнең - тыл хезмәтчәннәренең өлеше чиксез”, - диде ул. Кәрәкәшле авыл җирлеге башлыгы Альфред Дәүләтгәрәев, башлангыч ветераннар оешмасы рәисе Гөлнур Хәнипова, хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Гөлфирә Мөхетдинова шулай ук юбилярга изге теләкләрен җиткерделәр. Котлаучыларның барысы да Ләбибә Ямалиеваны чәчәк бәйләмнәре, бүләкләр белән хөрмәтләделәр.
Юбиляр мондый ихтирамга, чыннан да, лаек. Язмышның ачы сынауларын узган, әмма сынмаган, сыгылмаган Ләбибә апа балачак, яшьлек елларын күз яшьләрсез искә төшерә дә алмый. Шушы авылда биш балалы гаиләдә икенче бала булып дөньяга килә ул. Ачлык, ашарга бер телем икмәк, кияргә кием булмау, ачы хатирә булып, күңел төпкелендә урын алган. Нәкъ шул сәбәпле, белем алырга да мөмкинлеге булмый аның. 12 яшьтән инде ул үзенең хезмәт юлын башлый.
Ләбибә апа эшләмәгән бер генә авыр эш тә калмагандыр, мөгаен. Горький исемендәге торф предприятиесенә торф чыгарырга бару, Молотов җирләренә урман кисәргә җибәрүләр дисеңме, барысын да күтәрә Ләбибә Шәех кызының кечкенә җилкәләре. Үзе искә алганча, урман кисәргә җибәрсәләр дә, бу эшкә алмыйлар аны, “яшең җитмәгән” дип, траншея казырга куялар.
Сугыштан соңгы елларда ул бар көчен Киров исемендәге колхозга багышлый. Сыерын да сава, сарык та көтә, бозаулар һәм чебиләр дә карый.
Кәрәкәшле авылы егете Зәйнетдин белән гаилә корып, 55 ел бергә яшәп, өч бала тәрбияләп үстерәләр. Бала кайгысын да кичереп, тормышның бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләрен җиңеп, бүген Ләбибә апа ике кызының һәм кияүләренең кадер-хөрмәтендә дөнья күрә. Биш оныкка, алты оныкчыкка кадерле әби ул бүген. Бәйрәм көнендә, аны хөрмәтләп, мул табын артына җыелган туганнары, якыннары өчен исә Ләбибә апа Ямалиева зур кадер-хөрмәткә ия ак яулыклы әби дә.
Миләүшә КӘРИМОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International