Анда ТР Көньяк-Көнчыгышының 8 районы: Әлмәт, Азнакай, Бөгелмә, Лениногорск, Зәй, Мөслим, Сарман һәм Ютазы районнары катнашты. Балалар строй әзерлегендә, Калашников автоматын сүтеп-җыюда, мылтыктан атуда, турникта күтәрелүдә, идәннән кулларда күтәрелүдә, 16 килограммлы гер күтәрүдә һәм 60 метрга йөгерүдә көч сынаштылар. Гомумкоманда зачетында урыннар түбәндәгечә бүленде: 1 урын - Әлмәт, 2 урын - Урыссу, 3 урын - Лениногорск.