2021 елның 31 маена Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килүнең көндәлек оператив фаразы

2021 елның 30 мае, якшәмбе

2021 елның 25 маеннан 31 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә көнчыгыш районнарда урыны белән урманнарның гадәттән тыш янгын куркынычы сакланачак (5 класс).

Начар метеорологик күренешләр: 2021 елның 31 маенда Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көтелә:

-төнлә һәм иртән яшенле яңгыр;

төнлә һәм көндез көчәйгәндә секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил (Казанда - төнлә һәм иртән).

Көнчыгыш Кама алды һәм Кама аръягы буенча:

Аязучан болытлы һава. Урыны белән бераз яңгыр.

Төнлә һәм иртән кайбер районнарда яшенле яңгыр. Җил төньяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метр, урыны белән көчәйгәндә 15-20 метрга кадәр, төнлә һаваның минималь температурасы +8..+11˚. Көндез максималь һава температурасы +13..+16 градус, урыны белән + 20 градуска кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International